news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәленең Яңа Кәкерле авылында халык үзе салган юлны ачу тантанасы була

Корбан ашлары, мәдәни чаралар үткәрү планлаштырылган

 (Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылы халкы колхоз яныннан Набережная урамына кадәр үз көчләре белән юл күтәргән.

Әлеге вакыйганы биредә зурлап үткәрмәкче булалар. 21 сентябрьдә узачак юл ачу бәйрәмендә корбан ашлары, мәдәни чаралар үткәрү планлаштырылган. Әлеге эшләрне башлап йөрүчеләр – Мәдинә һәм Мидхат Җамалетдиновлар бәйрәмгә авыл халкын, кунакларны чакырып кала, дип игълан итте районның “Туган як” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot