Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәленең "Цильна" хуҗалыгы һәр гектардан уртача 50,2 центнер ашлык ала
Басуларның уңдырышлылыгы буенча "Цильна" хуҗалыгына тиңнәр юк.
(Чүпрәле, 29 август, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле агроидарә мәгълүматларына караганда, 38,5 мең гектарда чәчелгән бөртекле һәм бөртекле – кузаклы культураларның 25 мең гектарга якыны суктырып алынды (60 % артык). Һәр гектардан уртача 31 центнердан артык уңыш чыга. (Үткән ел 23,8 ц иде), дип яза җирле басма.
Басуларның уңдырышлылыгы буенча "Цильна" хуҗалыгына тиңнәр юк. Биредә бөртеклеләрнең һәр гектары уртача 50,2 центнер ашлык бирә. Җаваплылыгы чикләнгән "ТрансПорт" җәмгыятендә дә һәр гектардан 41,2 центнер ашлык суктыралар. "Низамов А.", "Гафуров Җ." һәм "Мәхмүтов И". крестьян фермер хуҗалыкларында да уңыш 39,2 – 37,1 центнер белән исәпләнә. Ә менә "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасының Иске Ишле һәм Чуваш Бизнәсе филиалларында ул күрсәткеч 21- 21,8 центнердан узмый. Арпа уңышы "Цильна" хуҗалыгында һәр гектардан уртача 56 центнер чыга. Низамовлыларда да әлеге культурадан 40 ар центнер бөртек җыеп алдылар. Бөртеклеләрнең соңгарып өлгерүе урак эшләренә дә тоткарлык ясады. Шуның нәтиҗәсе буларак комбайнчылар сабан культураларын урып – җыюга да үзвакытында керешә алмадылар. Үткән көннәрдәге аяз һава шартларыннан файдаланып, кайбер хуҗалыклар сабан бодаен суктыра да башладылар. "Гафуров Җ." Крестьян фермер хуҗалыгында аны 340 гектардан җыеп алдылар, "Цильна" җәмгыятендә дә 300 гектар чамасы бодай суктырылды. Уңыш чыгышы да куандыра, цильналыларда ул уртача 50 центнер чамасы.Республика буенча 147,2 мең гектардагы бөртеклеләрнең 64 проценты җыеп суктырылды, һәр гектардан уртача 35,7 центнер уңыш алына. Уракта чистайлылыр үрнәк күрсәтә. Аларда барлык мәйданнарның 76 проценты җыеп суктырылды. Күрше буалылар уракның 63 процентын тәмамладылар. Уңыш – 37,6 центнер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз