news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәленең Иске Кәкерле авылында кабак бәйрәме үткәрелде

Авыл халкының, җәйге-көзге бакча эшләрен тәмамлагач, мәдәният йортында ел да көзге бал үткәрә торган гадәте бар.

 (Чүпрәле, 12 ноябрь, “Татар-информ”, “Туган як”, Римма Җәлалова). Татарстанның Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылы халкы җәйге-көзге бакча эшләрен тәмамлагач, авыл мәдәният йортында көзге бал үткәрүне традициягә әверелдерде. Бакчасында үстергән яшелчәләрдән авыл уңганнары һәр елны күргәзмә әзерли. Быел да шулай булды, диелә җирле “Туган як” газетасы.

Бәйрәм кичәсе авыл башлыгы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сәхаутдин Хөсәенов чыгышы белән башланып китте. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт аралаш уеннар белән үрелеп барган тамаша бик күңелле һәм кызыклы үтте. Чарада “кармак” салу, утын кисү, сүзләрне истә калдыру, яшелчәләр санау уеннары оештырылды, лотерея уйнатылды. Ә иң кызыклы өлеше исә “Кабак” конкурсы булды. Кабакның иң зурысы 40 килограмм авырлыкта иде. Конкурста катнашучыларга кичә ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot