news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәленең Иске Чокалы авылында балалар бакчасы яңартылды

Балалар бакчасында төрле яшьтәге төркем эшләячәк.

(Чүпрәле, 19 август, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәленең Иске Чокалы авылында капиталь төзекләндерүдән соң, балалар бакчасы ачылды. Бу көнне бигрәк тә, балалар, аларның әти-әниләре, шулай ук балалар бакчасы коллективы түземсезлек белән көтеп алдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Балалар бакчасын ачу тантанасында Ринат Гайзатуллин, Шакир Ягудин, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов, шулай ук авыл халкы һәм кунаклар катнашты.

Балалар бакчасы мәктәп бинасына күчергәнгә тугыз еллап вакыт узган. Мәктәпнең бер кырыенда урнашкан балалар бакчасы өч-дүрт кабинетны алып тора. Шушы еллар эчендә учреждениедә бары тик косметик ремонт үткәрелгән. Элеккеге бакчадан бары тик тышкы диварлар гына шул ук булып калган.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең эчке ягы “Демография” илкүләм проекты кысаларында яңартылды. Биредә югары сыйфатлы ремонт үткәрелгән, бакча барлык кирәк-яраклар белән яңадан комплектлаштырылган, азык-төлек блогы, уңайлыклар тудырылган иркен төркем һәм йокы бүлмәләре – барысы да яңа төс алган.

Балалар бакчасында төрле яшьтәге төркем эшләячәк. Бүгенге көндә анда уннан артык бала йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot