news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәленең халык театры артистларына диплом тапшырылды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йолалар культурасын үстерү буенча республика үзәге районның халык театрына югары бәя бирде.

(Чүпрәле, 19 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Буа сатира театры сәхнәсендә Шамил Закиров исемендәге “Идел – йорт” театр коллективларының регионара конкурсы буенча зона туры узды, дип яза җирле басма.

Анда Чүпрәле районы Мәдәният йорты каршынды эшләп килүче халык театры артистлары драматург Наил Гаетбайның “Аты барның, дәрте бар” дип аталган ике пәрдәлек комедияле спектаклен күрсәттеләр.

“Спектакльне Буа тамашачылары бик җылы кабул итте. Артистлардан Рифкать Мөхәммәтшин, Гелсинә Чабаева, Тәслимә Җәмалетдинова, Альберт Мөшәрәпов, Зөлфия Кәлимуллина һәм Марат Камалов үз рольләрен аерым бер осталык белән башкарды. Ярдәмчем Рәйнә Бахитова, рәссам Илмас Нәфиев һәм музыка өлешен тәэмин итүче Галия Ахмедова да сәхнә әсәренең тамашачылар күңеленә хуш килүе өчен зур көч куйды”,- ди спектакльнең баш режиссеры Ринат Кәлимуллин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йолалар культурасын үстерү буенча республика үзәге районның халык театрына югары бәя бирде һәм Диплом белән бүләкләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100