news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәленең өч егете армиягә китте

Алар арасында Түбән Подлесный Шигали авылыннан Олег Ильбеев,Яңа Кәкерледән – Альберт Мөдәрисов һәм Шланга авылыннан Ленар Хәлилов бар.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәледә өч егетне хәрби хезмәткә озаттылар, дип яза район газетасы. 
 
Алар арасында Түбән Подлесный Шигали авылыннан Олег Ильбеев, Яңа Кәкерледән – Альберт Мөдәрисов һәм Шланга авылыннан Ленар Хәлилов бар иде.
 
Озату, гадәттәгечә, район үзәгендәге П.В.Дементьев исемендәге паркта оештырылды. Тантанада Чүпрәле муниципаль районының Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм армиягә китүче егетләр яшәгән җирлекләр башлыклары катнашты.  Алар булачак солдатларга исән – сау хезмәт итеп туган якларга кайтуларын теләде. 
 
Ата – аналар исеменнән Владимир Ильбеев та чыгыш ясап, егетләрнең Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәргә чакырды. 
 
Айрат Фиркатович район башкарма комитеты исеменнән аларга юл чыгымнарына дип “конвертлар” бүләк итте. 
 
Шуны да искәртик, язгы чакырылыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал – майор Сергей Погодин белдергәнчә, быелдан башлап дәваланып терелгәннәрне дә армиягә ала башлаячаклар. 
 

Узган ел ахырында үз көченә кергән федераль канун нигезендә, сәламәтлеккә бәйле сәбәпләр аркасында моңа кадәр хәрби хезмәттән азат ителүчеләрне, үзе теләк белдергән очракта, хәрби хезмәткә чакырырга мөмкиннәр. Тик иң элек медицина тикшерүе узарга туры киләчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100