news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәленең 44 егете армия сафларына китте

Язгы чакырылышның соңгы төркемендә районның өч егете хезмәт итәргә китте.

Чүпрәленең 44 егете армия сафларына китте
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 13 июль, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Язгы чакырылышта Чүпрәленең 44 егете армия сафларына китте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Чакыру оешкан төстә үтте, план уңышлы үтәлде. Иртә таңнан торып китүгә дә карамастан, озату урынына соңга калып килүчеләр булмады. Авыл җирлекләре башлыклары да бу эшкә җаваплы карады", - ди Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

Язгы чакырылышның соңгы төркемендә районның өч егете: Шланга авылыннан Илфат Мөхәммәтшин, Яңа Чокалыдан Ильяс Идиатуллин һәм Чуваш Чүпрәлесеннән Роман Сироткин армиягә китте. Егетләрне озатырга авыл җирлекләре башлыклары да килде. Алар егетләргә исән-сау хезмәт итеп, туган якка кайтуны теләде. Армиядә хезмәт итү – ул һәр ир-егетнең изге бурычы, намус эше икәнлеген ассызыклады.

"Ватан чикләрен, халкыбыз тынычлыгын саклау кебек җаваплы һәм мөһим эшне бары тик лаеклы кешеләргә генә йөклиләр. Хәрби тормыш мәктәбен узып чыныккан егетләр һәркайда да кирәк булачак. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар!" - диде солдат егетнең әнисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100