news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәлеләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов кабул итте

Чүпрәледә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов булып китте.

(Чүпрәле, 30 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). Бүген Чүпрәледә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов булып китте, дип яза җирле басма.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров белән берлектә үзенең эш сәфәре барышында Илдар Гыйльметдинов район үзәгендә яңа ачылган "Алтын" спорт комплексын карады. Әлеге объектның халык, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, яшьләрне спортка тарту өчен мөһимлеген ассызыклады.

Аннан соң, депутат "Чүпрәле" сәнәгать паркы территориясендә булды. Шулай ук, 2 номерлы "Әкият" балалар бакчасының тормышы, шартлары белән танышты, балалар белән аралашты. Аларга үз ана телләрендә нәшер ителгән методик пособиеләр бүләк итте. Шундый ук, кулланмаларны һәм картиналарны Илдар Гыйльметдинов район мәктәпләренә дә алып килгән иде.

Объектларны күзәткәннән соң, Илдар Гыйльметдинов чүпрәлеләрне шәхси кабул итте. Кабул итүгә килүчеләрнең гозерләрен контрольгә алып, сорауларына җаваплар бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100