Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәлеләрнең проектлары бәйгедә җиңү яулады
Бер проектны тормышка ашыру өчен субсидиянең уртача күләме 310 мең сум тәшкил итәчәк.
(Чүпрәле, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як"). 100дән артык социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешма республика бюджетыннан субсидияләр алуга конкурста җиңүче булды. Булышлык күрсәтү өчен 35 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Әлеге оешмалар арасында Чүпрәлеләр дә бар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бер проектны тормышка ашыру өчен субсидиянең уртача күләме 310 мең сум тәшкил итәчәк. Субсидиянең максималь зурлыгы 404 мең сумга тигез, минималь суммасы - 96 мең сум.
Татарстандагы коммерцияле булмаган оешмалар арасында субсидияләр бирүгә конкурс икенче ел рәттән уздырыла. Узган ел 112 проект җиңүче булган иде, быел - 113.
Чүпрәле районы ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы “Яшьләрне патриотик тәрбияләүдә ветеранның мирас казанышларын файдалану” проекты һәм Чүпрәле районы мәдәният хезмәткәрләренең профсоз оешмасы - Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы “Яшь йолдызлар-2019” балалар иҗат фестивале” пректы җиңүче дип табылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз