Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәлеләргә кош-корт сатып алудан тыелып торырга кушалар
Чүпрәле һәм Буа районнары авыл башлыклары катнашында ТР баш ветеринария идарәсенең күчмә утырышы узды.
(Чүпрәле, 19 июль, "Татар-инфоорм", "Туган як" ). Чүпрәлеләргә кош-корт сатып алудан тыелып торырга кушалар, дип яза җирле басма.
Тавык-чебеш, каз-үрдәк асраучылар өчен начар хәбәр: Чувашия Республикасының Батыр, Яльчик, Цивиль районнарында кош гриппы вирусы табылган. Ульяновск һәм Самара өлкәләре дә кош гриппы буенча имин түгел. Шуңа күрә район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә узган атнада ук инде районда кош-корт һәм аннан җитештерелгән продукция белән сату итү тыелды.
Кош гриппы вирусы ачыкланган төбәкләрнең районыбызга күрше һәм бик якын урнашкан булуы һәркемгә мәгълүм. Моннан чыгып та безгә аеруча уяу булырга, саклык чараларын көчәйтергә кирәк. Шушы көннәрдә генә Чүпрәле районы Башкарма комитетының утырышлар залында Чүпрәле, Буа районнары авыл башлыклары катнашында Татарстан Республикасы баш ветеринария идарәсенең күчмә утырышы булды.
Белгечләр бу араларда кош-корт сатып алудан тыелып торырга куша. Хуҗалыгыңдагы барлык төр кошны юк итүгә барып җиткәнче, әлеге афәт узганны көтү хәерлерәк, диләр алар. Киңәшмәдә кош гриппыннан саклануның төп кагыйдәләре дә кабат искә алынды. Йорт кошларының киек кошлар, бигрәк тә суда йөзүчеләр белән бергә йөрүләренә юл куярга ярамый. Әгәр хуҗалыгыгыздагы кошлар күпләп үлә башласа, я булмаса кош-корт сатучыларга юлыксагыз, бу хакта кичекмәстән ветеринария берләшмәсенә, я булмаса полициягә хәбәр итегез. Белгечләр, шулай ук, әлеге инфекцияле авыру турында белеп тә хәбәр итмәгән очракта, җинаять җаваплылыгы каралуын да искәртте, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз