Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәлеләр сайлау участокларына гаиләләре белән килә
Чүпрәле районы халкы Россия Президентын сайлауда аеруча активлык күрсәтә.
(Чүпрәле, 18 март, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәлеләр сайлау участокларына гаиләләре белән килә. Районы халкы Россия Президентын сайлауда аеруча активлык күрсәтә, дип яза район сайты.
Иске Чүпрәледән, Румия һәм Рамиль Бахитовлар сайлау участогына балаларын да алып килгән. Гаилә башлыгы әйтүенчә, район һәм ил тормышында катнашу традициясе алар гаиләсенә буыннан буынга күчкән. "Әти-әниләр һәрвакыт безне сайлауларга алып йөрүләрен бик яхшы хәтерлим. Әти исә, үз тавышыңны бирү мөһимлеген, кирәклеген безгә кечкенә вакыттан ук өйрәтте. Хәзер менә үзебез дә алар үрнәгендә, сәяси-мөһим чараларда гаиләбез белән катнашабыз. Без ике ул-илебезнең ватанпәрвәр сакчыларын тәрбиялибез һәм илебезнең көчле булуын, уңышлы үсүен телибез. Туган илебез - Россия белән горурланабыз һәм балаларыбызның шулай горурлануларын телибез",- диде әни кеше Румия Бахитова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз