news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәлеләр Россия Герое Газинур Хәйруллин белән очрашты

Чүпрәле районы Ватанга 16 герой бирде, алар арасында- 5 Советлар Союзы герое, 2- Дан орденнарының тулы кавалеры, 1- Россия герое.

(Чүпрәле, 11 декабрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). 9 декабрь көнне илебездә Ватаныбыз Геройлары көне билгеләп үтелде. Шушы уңайдан район үзәгендәге мәйданга сугыш һәм хезмәт ветераннары, хезмәт коллективлары вәкилләре, техникум студентлары, Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе һәм күп профильле лицей укучылары килде. Тантана сугыш һәм хезмәт Даны Монументына венок куюдан башланып китте. Чарага Россия Герое, хәрби очучы Газинур Хәйруллин һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Мөхәррәм Әбелханов та кайткан иде, дип яза җирле басма.

Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйрәм 1769 елда ук Россия патшабикәсе Екатерина II боерыгы белән Россия империясенең иң югары хәрби бүләге – "Изге Георгий император хәрби ордены" булдырылу уңаеннан барлыкка килә. 1917 елда хакимияткә килгән большевиклар "Георгий хачы кавалеры" бәйрәмен юкка чыгаралар һәм "Изге Георгий император хәрби ордены" н да гамәлдән сызып ташлыйлар. 2000 елда орденның статусы яңадан торгызылды. Россия Федерациясенең беренче "Георгий ордены» кавалеры – генерал-полковник Сергей Макаров була. Чүпрәле районы да үзенең каһарманнары белән урынлы горурлана. Чүпрәле районы Ватанга 16 герой бирде, алар арасында- 5 Советлар Союзы герое, 2- Дан орденнарының тулы кавалеры, 1- Россия герое һәм 8 Социалистик хезмәт геройлары бар. СССР ның элеккеге Авиация сәнәгате министры Петр Васильевич Дементьев әлеге олы исемгә ике мәртәбә лаек була. Бу хакта үзенең чыгышында район башлыгы Александр Шадриков горурлык хисе белән аларның исемнәрен дә атады. Очучы Газинур Хәйруллинның батырлыгын белмәгән кеше бармы икән? Әфган талиблары әсирлегеннән үзләренең "ИЛ- 76" самолеты белән Ватанга очып кайткан якташыбыз каһарманлыгы бөтен дөньяны таң калдырды. Сембер шәһәрен төзүдә  – монтаж бригадасын җитәкләгән якташыбыз Мөхәррәм Әбелханов һәр бишьеллык бурычларын срогыннан алда үтәп хезмәт батырлыгы күрсәтә, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры була. Күп санда Хөкүмәтнең башка бүләкләренә дә лаек була.

"Минем бригада да йөзгә якын кеше иде. Ярты шәһәрне без төзедек дисәм дә ялгыш булмас",- ди каһарман.

Бүгенге көндә дә ул гаиләсе белән үзе төзегән күпкатлы йортта яши. Сиксән яшен узса да үзен яхшы хис итә. Сембер җитәкчеләре шәһәрдә үткән зур чараларда аны чакырмыйча калганнары юк. Геройлар аллеясындагы чаралардан соң кунакларны Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбенә, очрашуга чакырдылар. Актлар залы шыгрым тулы. Район башлыгы Александр Шадриков очрашуны ачканда, вакыт табып кунакка кайтулары өчен якташ – геройларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Мәктәп укучылары әлеге тантана уңаеннан концерт та әзерләгәннәр иде. Каһарманнар чыгышыннан соң бер – бер артлы сораулар яуды. Залдагыларны, бигрәк тә, очучының батырлыгы кызыксындырды. Газинур Хәйруллин үзенең беренче мәртәбә инструктор белән һавага күтәрелгәненнән башлап, бүгенге тормышына кадәр сөйләде. Әсирдәге вакытлар бигрәк тә кызганыч тоелды.

"Кандагар" фильмы турында да күп фикерләр әйтелде. Очрашу ахырында истәлек өчен бүләкләр дә бирештеләр, бергәләшеп фотога да төштеләр. Аннан соң мәктәп директоры кунакларны үзләренең музейларына да чакырды. "Үзем укыган мәктәптә булу миңа икеләтә шатлык. Барлык укучыларга да гел бишлегә генә укуларын телим. Киләчәк сезнең кулда, арагыздан очучылар да, диңгезчеләр дә, гомумән, теләсә нинди хезмәт кешеләре үсеп чыгар. Кем булсагыз да туган районыгызны онытмагыз, кече Ватан ул һәрчак кадерле".- ди Газинур Хәйруллин. Музейның "Мактаулы кунаклар" китабына да шундыйрак эчтәлектәге язма калдырдылар. Очучы ул көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов белән Убидагы балалар йортына да килде, бик мавыктыргыч очрашу үткәрде, диелгән райлон хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100