news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәлеләр "Милләтләр кроссы-2014"тә йөгерергә чыгачак

Ярышлар авылларда да була

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Көзге марафон яки “Милләтләр кроссы-2014” йөгерү ярышлары 20 сентябрьдә район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә узачак.

Әлеге ярышлар җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үтә торган иң масштаблы һәм массакүләм спорт чарасы булып санала. Мәктәпләр, оешма һәм предприятиеләр командалары анда катнашырга чакырыла. Узышка иртәнге сәгать 11 дә старт бирелә, дип белдерә “Туган як” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot