Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәлеләр иген басуында эшкә кереште
Районда 2193 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культуралар урып-җыелган. Һәр гектардан уртача уңыш 30,5 центнерны тәшкил итә.
(Чүпрәле, 11 август, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). Урып-җыю эшләренә бүгенге көндә Чүпрәленең барлык хуҗалыклар да кереште. Узган һәм аннан алдагы еллардагы корылык ашлыкны кадерләргә кирәклеген тагын бер кат искәртте. Быел да һава шартлары игенчелек өчен кулай түгел, дип яза җирле басма.
Әледән-әле килеп яуган яңгырлар урып-җыю эшләренә тоткарлык ясый. Шулай да комбайннар мөмкинлек булу белән, кырга ашыга.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 9 августка алынган мәгълүматлар буенча, районда 2193 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культуралар урып-җыелган. Һәр гектардан уртача уңыш 30,5 центнерны тәшкил итә.
"Цильна" җәмгыятендә 109 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культуралар урып-суктырылган. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 1158 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культураларның уңышы җыеп алынган. "П.В.Дементьев исемендәге агрофирма"да 498 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. "Эталон–Агро" җәмгыятендә 132 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культураларның уңышы җыеп алынган.
"Цильна" җәмгыятендә Илгиз Миначев (ярдәмчесе Ранис Сабитов) җитәкләгән "Класс-Мега", Рәфикъ Шәйдуллов (ярдәмчесе Ильяс Шәйдуллов), Илдус Замдиханов (ярдәмчесе Ранис Айнуллов) җитәкләгән "Тукано" комбайннары 110 гектар мәйданны биләгән басуда көзге бодай суктыралар иде без килгәндә. Башаклар тук, иген кырларында чүп үләне күренми.
"КамАЗ" автомобильләре шоферлары Илгиз Басыйров, Марат Садеев, Җәүдәт Вәлиев комбайннар басып тормасын өчен бар тырышлыкларын куя.
–Урып-җыю темпын тизләтү белән беррәттән, көзге чәчүне дә башлау кирәк. Көзен чәчеп калдырган отачак кына. Чөнки соңгы елларда безнең регионда көзге культураларның яхшы уңыш бирүе күзәтелә. Көзен чәчеп калдырылган чәчүлекләр корылыкка бирешми, аны җиңел кичерә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов.
Димәк, көзге чәчү вакыты да җиткән, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз