news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәлеләр "Хәтер шәме" акциясенә кушылды

Чарада 8000ле сан белән шәмнәр яндырылды. Нәкъ шушы кадәр райондашыбыз дәһшәтле сугыш кырында башын салган.

 Чүпрәле, 22 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле  районы үзәгендә "Хәтер шәме» акциясе узды. Быел ул икенче тапкыр үтте, дип яза район газетасы.

Мәңгелек ут янында чүпрәлеләрнең олысыннан алып кечесенә кадәр яу кырында илебез азатлыгы өчен башларын салган якташларыбызны искә алып, шәмнәр яндырды, бер минутлык тынлык игълан ителде.

– Хәтер һәрчак уяу булырга тиеш. Ата-бабаларыбыз даны мәңгелек. Бүгенге матур, тыныч тормышыбыз өчен без алар алдында бурычлы. Ил-көннәребез имин, күкләребез аяз булсын, сугыш әфәтләрен башка күрергә язмасын, - диде район башлыгы Александр Шадриков.

Бөек Ватан сугышына 14 меңнән артык чүпрәлеле китә, шуның яртысыннан артыгы кире әйләнеп кайтмый, күбесе турында хәбәрсез югалган кара кәгазь килә. Бүген исән ветераннарыбызның да сафы сирәгәйде. Районда сугышның чынбарлыгын күргән, утларын кичкән 20 ләп сугыш ветераны яши.

Чарада 8000ле сан белән шәмнәр яндырылды. Нәкъ шушы кадәр райондашыбыз дәһшәтле сугыш кырында башын салган, миллионлаган халык тормыш аязлыгы, азатлыгы өчен шаһид киткән. Аларның исеме мәңгелек, онытырга һич кенә дә хакыбыз юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100