news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәлеләр этнографик диктант язды

Россия күләмендә үткән "Этнографик диктант" акциясенә чүпрәлеләр дә кушылды.

(Чүпрәле, 4 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Диктант язуда теләге булган һәркем Иске Чүпрәле күппрофильле лицейга җыелды. Чарада барлыгы 50ләп кеше катнашты. Этнографик акциядә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде.

-Әлеге акция районда икенче тапкыр уза һәм бу юкка түгел. Үткән елда чүпрәлеләр үзләренең тарихи, этнографик белемнәрен шактый әйбәт күрсәттеләр. Шунлыктан быел да Татарстан күләмендә 22 мәйданчыкның берсе нәкъ бездә билгеләнде. Акциянең Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үтүе дә аңа күркәм төс өсти,-диде Айрат Җәлалов уңышлар теләп.

Махсус бланкта барлыгы 30 сорау һәм аларга җаваплар тәртибе урнаштырылган. Аларга 45 минут эчендә, дөрес җавап биргән очракта 100 балл куелачак. Күпчелеге биремнәрне алдан ук эшләде.

-Мин үткән ел да катнаштым. Быел да белемнәремне тикшерергә килдем менә. Әйтергә кирәк, биремнәр узган елдагыдан җиңелрәк. Дөрес авырлары да бар,-ди Рәис Гафуров.

Чарада катнашучыларга соңыннан Сертификатлар, ә оештыручыларга Рәхмәт Хатлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100