Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәлегә Ульяновск шәһәреннән "Авиастар" берләшмәсе ветераннары килде
Ульяновск шәһәренең авиатөзелеш заводы ветераннары СССРның авиация сәнәгате министры П.В.Дементьев эзләре буйлап Чүпрәле районында булдылар.
(Чүпрәле, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Ульяновск шәһәренең авиатөзелеш заводы ветераннары СССРның авиация сәнәгате министры П.В.Дементьев эзләре буйлап Чүпрәле районында булдылар, дип яза җирле басма.
Кунакларның визиты Иске Чүпрәле авылындагы П.В.Дементьев исемендәге хәрби техника паркыннан башланды. Монда аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, ветераннарның район советы президиумы членнары һәм җаваплы затлар каршы алды.
–Каһарманның кече Ватанында булу күптәнге хыялыбыз иде. Беренче вакытта унаулап кына килергә планлаштырсак та, ветераннар советында үткән киңәшмәдән соң теләк белдерүчеләр утыздан артып китте. "Авиастар" берләшмәсенең барлыкка килүе нәкъ менә шушы дәүләт эшлеклесе, инженер – генерал – полковник, ике мәртәбә Социалистик Хезмәт герое, Сталин премиясе лауреаты һәм тугыз Ленин ордены кавалеры Петр Васильевич Дементьевка бәйле. 1975 елның 28 апрелендә "Авиастар" комплексын төзү турында ул кул куя. Предприятиенең җитештерү мәйданчыкларын сафка бастырганнан көннән башлап, ягъни 1976 елның 10 июне традиция буенча Ульяновск авиация заводының туган көне булып санала. 1985 елның 30 октябрендә безнең заводта җитештерелгән авыр транспорт самолеты Ан – 124 "Руслан" беренче очышын ясады. Ул һавада 1 сәгать 55 минут булды һәм дүрт мең метр биеклеккә күтәрелде,- дип сөйли Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы башлыгы, отставкадагы 1 ранг капитаны Владимир Ермоленко. Парк белән танышканнан соң кунаклар утырган автобус каһарманның туган авылы Алешкин – Саплыкка юл алды. Башта алар урта мәктәп бинасында урнашкан музейдагы экспонатларны карадылар, берничә гасыр элек безнең төбәктә яшәгән халыкның көндәлек тормышын чагылдырган жиһазлар белән таныштылар. Мәктәп белән янәшәдә генә урын алган кечкенә өй кунаклар күңеленә аеруча хуш килде. Ул моннан нәкъ йөз ел элек салынган авыл ызбасын хәтерләтә. Нәкъ шушындый өйдә каһарманның көндек каны тамган, монда аның бала чак еллары үткән. Яңа Уби авылында семберлеләрне милли киемнәр кигән сылу чуваш кызлары ип – тоз белән каршы алдылар.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Сердцева җитәкчелегендәге музыка кораллары ансамбле мәктәп фойэсында тәбрикләде. Дәртле музыкага кушылып кунаклар җырлап – биеп тә алдылар. Кунаклар арасында авиа төзелеш тармагында эшләп илгә танылган шәхесләр дә бар иде. Хәрби очучы – сынаучы, отставкадагы поковник Валерий Примчукның сүзләренчә, безнең авиация казанышында Петр Васильевич Дементьевның тоткан урыны чиксез. Аның шәхси тырышлыгы һәм акыллы җитәкчелеге нәтиҗәсендә беренче класслы гражданнар һава флотын булдыру өчен реактив һәм тавыш тизлегеннән дә тизрәк оча торган самолетлар җитештерелде. Экскурсия ахырында Петр Дементьевка хөрмәт, Ульяновск шәһәренең һәм Чүпрәле ветераннары оешмалары арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру йөзеннән Яңа Убидагы Каһарманнар аллеясында каштан куаклары утырттылар. Уби авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин һәм ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров кунакларга районның үсеше һәм социаль – иктисадый юнәлештәге уңышлары турында сөйләделәр.
Шәһәрнең Иделаръягы ветераннары советы рәисе Владимир Ермоленко һәм аның урынбасары – Россиянең Мактаулы машина төзүчесе Анатолий Белоусов җылы каршы алганнары һәм экскурсияне тулы эчтәлекле оештырганнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр. Кунаклар районыбыз территориясендәге чисталыкны, авыллардагы чисталыкны аеруча билгеләп үттеләр һәм җавап визиты итеп Чүпрәле ветераннарын Авиастарга экскурсиягә чакырдылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз