news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәлегә әфганчы офицерлар килде

Алар Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан сәфәр кылды.

(Чүпрәле, 17 февраль, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов).  Татарстан буенча Россия Куркынычсызлык хезмәте каршындагы Федераль хезмәт органнарының дәүләт иминлеге музее директоры, чик буе гаскәрләре подполковнигы Ровель Кәшшапов җитәкчелегендәге бер төркем офицерлар районга килде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан сәфәр кылды. Кунакларны район башлыгы Марат Гафаров кабул итте.

Эшлекле сөйләшүдән соң ,  Иске Чүпрәленең 1 нче урта мәктәбендә Әфганстан сугышында батырларча һәлак булган чүпрәлеләрнең әти – әниләре һәм өлкән сыйныф укучылары, яшь армиячеләр белән зур очрашу узды.

"Әфган вакыйгалары тарихта ерагая бара. Шуңа да карамастан, соңгы сулышына кадәр хәрби бурычын намус белән батырларча үтәгән солдатлар безнең хәтердән җуелмаска тиеш. Әфган сугышында Чүпрәле егетләре дә катнашты. Алар арасында чик сакчылары булып хезмәт итеп, һәлак булган өч хәрби егет бар. Без алар белән горурланабыз, алардан үрнәк алырга һәм аларга тигезләнергә кирәк", - Ровель Кәшшапов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100