Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә Зур Аксу авылы халкы Чәй бәйрәме үткәрде
Районда авыл халкын сыйфатлы эчәр су белән тэмин итү моннан өч ел элек тормышка ашырыла башлады.
(Чүпрәле, 21 август, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). "Эчсәң чәй – күңелдә җәй", дип Чүпрәле районы Зур Аксу авылы халкы үткән шимбәдә Чәй бәйрәме уздырды. Биредә авыл халкы йортларга сыйфатлы су килүне әнә шулай билгеләп үтте, дип яза район газетасы.
Чынлап та бу көнне һәркемнең күңелендә җәй иде. Өйләргә сыйфатлы эчәр су килү бер шатлык булса, бәйрәм мизгелләре аны тагын да күтәреп җибәрде. Ә иң тәмлесе беләсезме нәрсә булды? Әлбәттә, чәй! Төрле үләннәрдән ясалган чөйнең тәме искиткеч иде. Кайнар коймак, тәмле камыр ризыклары, яңа бал, җиләк-җимеш кайнатмалары, бакчадан гына өзелгән кыяр-помидорлар һәм башка бик күп тәм-томнар табыннарда сыгылып торды.
Районда авыл халкын сыйфатлы эчәр су белән тэмин итү моннан өч ел элек тормышка ашырыла башлады. Күптән көтелгән уңайлык чиста су белән тәэмин итү дәүләт программасына таянып эшләнелде. Шуннан бирле 219 чакрым су торбалары сузылды. Иң беренчеләрдән булып, чишмә суыннан Городище авылы файдалана башлады. Агымдагы елда исә, алты авылда, шул исәптән Зур Аксу авылында су кертү эшләре алып барылды.
Зур Аксу авылында 800ләп кеше яши. Авылда мәктәп, медицина, полиция йорты, клуб эшли, ике милләт: татар һәм чуаш халкы тату гомер итә. Бүгенге көндә 120 хуҗалыкка су кертелгән. Бу йортларда яшәүчеләр ерактагы чишмәгә яки гомуми колонкалардан су ташу мәшәкатеннән котылды. Эшләрне ТРның газлаштыру фонды җитәкчелегендә «Альтаир-1» һәм «Рамводинвест» компанияләре башкарып чыкты.
Район башлыгы Александр Шадриков авыл халкын бәйрәм белән котлап, республика программалары нигезендә авылдагы тормыш шартларының соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрүен, уңайлануын әйтеп узды.
-Президентыбыз Рөстәм Миңннехановка рәхмәт. Аның җитәкчелегендә авыл кешесенең яшәеше, тормышы көннән-көн җиңеләя. Юллар, социаль-мөһим объектлар төзелә. Инде менә "Чиста су" прогрмасы буенча гына да безнең районда күп эшләр башкарылды һәм ул әле дәвам итәчәк,-диде Александр Шадриков.
Бәйрәм кунагы ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да Чүпрәледә 219 чакырым су торбалары сузуны, районнан Казанга кадәр булган ара белән чагыштырып күрсәтте. Халык җыеннарында күтәрелгән мәсьәләрнең әкренләп тормышка ашырыла баруына куанычын белдерде, олы бәйрәм белән Зур Аксу авылы халкын котлады.
Чарада ТРның газлаштыру фонды җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Гимадиев та катнашып, изге теләкләрен җиткерде.
Авыл халкы да үз чиратында, башкарылган эшләргә бик рәхмәтле. Республика, район җитәкчелегенә олы хөрмәт, рәхмәт сүзләрен исә һәммә кеше исеменнән авылдагы ветераннар советы җитәкчесе Виктор Лухманов әйтеп үтте.
Бу көнне Александр Шадриков авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмовка ТР Министрлар кабинеты Рәхмәтен һәм Чүпрәле муниципаль район башлыгының Рәхмәт Хатларын Ринат Гайзатуллинга, ТР Газлаштыру фонды җитәкчесенә, подрядчы компания хезмәткәрләренә тапшырды.
Бүләкләүләрдән соң, ниһаять тантаналы су җибәрү мизгеле узды, Аны да Зур Аксулылар матур итеп эшләгәннәр иде. Авыл мәдәният йорты алдында тимердән эшләнгән олы самовар краннарыннан килгән чишмә сулары акты, чәйләр куелды.
Чара кысаларында агымдагы уку елында беренче сыйныфка баручы сабыйлар да хөрмәтләнде. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында җитәкчеләр аларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
Бәйрәм фольклор ансамбльләр чыгышы белән дәвам итте. Кунаклар, авыл халкы һәммәсе тәмле чәйләрдән, сыйлардан авыз итте, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз