Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә үзара салым программасына багышланган җыеннар уза
Хәзер референдум халык саны 3000нән ким булмаган авыл җирлегендә генә үтәчәк.
(Чүпрәле, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як" ). Чүпрәледә үзара салым программасына багышланган җыеннар уза. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Моңа кадәр үзара салым җыюга ризалык белдерү, халыктан җыелачак акча күләме референдумнар үткәреп хәл ителә иде. Соңгы елларда исә бу системага үзгәрешләр кертелде. Хәзер референдум халык саны 3000нән ким булмаган авыл җирлегендә генә үтәчәк.
Үзара салым җыю турындагы фикерләрен халык саны аз булган авылларда яшәүчеләр җыеннарда белдерәчәк. Шуннан чыгып безнең районда бары Иске Чүпрәледә генә референдум узачак. Референдум да, халык җыеннары да 10 декабрьгә кадәр узып бетәр, дип планлаштырыла.
–Җыеннарда авыл башлыклары үзсалым акчасына быел башкарылган эшләр белән таныштырачак. Аннан киләсе елда башкарылачак эшләр турында сөйләячәк. Халык үзе үзара салым акчасының никадәрле күләмдә булачагын һәм нинди эшләргә тотылачагын хәл итәчәк, - ди район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз