Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә заманча сугым цехы төзелә
Проект 4,5 млн сумга төшәчәк.
(Чүпрәле, 5 декабрь, «Татар-информ», «Туган як» Гөлия Фәизова). Чүпрәленең Яңа Кәкерле авылында заманча югары технологияле сугым цехы төзелә. Шушы көннәрдә район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов белән берлектә сугым цехының төзелеш барышы белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Яңа сугым цехын төзү Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләрен үстерүгә юнәлдерелгән максатчан программа ярдәмендә мөмкин булды.
Техник регламент нигезендә терлекләрне сую дәүләт теркәвенә алынган җитештерү объектларында гына башкарылырга тиеш. Ветеринария тикшерүе узмаган терлекләрне суярга җибәрү рөхсәт ителми. Суйганнан соң терлек түшкәләре һәм башка продуктлар ветеринария-санитария экспертизасы узарга тиеш.
Мондый чара җитештерелә торган ит продукциясенең сыйфатлы булуын гарантияли һәм республикада кешеләр өчен дә, терлекләр өчен дә куркыныч авырулар таралудан саклый. Шулай итеп, ит продукциясен бары тик махсус урында чалынып, эшкәртелгәннән соң гына сатуга куелырга тиеш.
Заманча таләпләргә җавап бирә торган сертификацияләнгән әлеге объект районда беренче булачак. Проектның гомуми суммасы 4,5 млн сум тәшкил итә. Шуның 4 млн сумы — грант акчасы, ә 500 мең сумы аларның төзелешкә кертәчәк үз чыгымнары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз