news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә Зәки Нури тууына 100 ел тулуга багышлап истәлек кичәсе узган

Кичәдә язучының шәхси әйберләре, автографлы китаплары тәкъдим ителгән.

Чүпрәледә Зәки Нури тууына 100 ел тулуга багышлап истәлек кичәсе узган
Рәмис Сафин

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Чүпрәле районында татар әдәбияты классигы, 1970 нче елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе, «Казан утлары» журналы мөхәррире Зәки Нуриның 100 еллыгына багышланган кичә узган.

«Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров кунакларны сәламләп: «Зәки Нури элек тә, хәзер дә районыбыз горурлыгы булып кала, диде. Кунаклар район мәдәният йорты каршына куелган Зәки Нури бюстына чәчәкләр салды. Алга таба тамаша мәдәният йортында дәвам итте», — диде «Татар-информ» Ульяновск өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

Тантанага килүчеләр язучының шәхси әйберләре, автографлы китаплары белән дә танышкан. «Бу китаплар район музеенда саклана. Бәйрәм барышында Зәки Нури сүзләренә язылган җырлар да яңгырады», — диде ул.

Танылган язучы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Ринат Мөхәммәдиев үз истәлекләре белән уртаклашкан. «Зәки ага белән эшләгән көннәрем кызыклы һәм иң бәхетле чор булып хәтердә калды», — дигән ул.

«Район башлыгы Марат Гафаров ел саен бирелә торган Зәки Нури исемендәге премияләрне тапшырды. Премиягә лаек булучылар арасында авыл мәктәпләрендә укучы, әдәбият белән кызыксынучы малайлар, кызлар да бар», — диде Рәмис Сафин.

Кичәгә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Рифат Җамал, Хәбир Ибраһим, Рәдиф Сәгьди, Мәскәүдән Ринат Мөхәммәдиев, Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе Шәфыйк Иматдинов һ.б. катнашкан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100