news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә йомгаклау утырышында 2019 елга өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр

Марат Гафаров дәүләт бүләкләре, Дипломнар, Рәхмәт хатлары, Грамоталар тапшырды.

(Чүпрәле, 31 декабрь, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров йомгаклау утырышында предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына 2018 елдагы нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм 2019 нчы елга өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

 "2018 елга нәтиҗә ясап, район өчен елның тотрыклы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Быел яңа объектлар сафка басты, мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелде, юллар ясалды. 2019 нчы елны җитештерүне үстерү елы дип игълан итәбез һәм безне киләсе елда да күп кенә гамәлгә ашырачак программалар көтә", - диде Марат Гафаров.

Үзенең чыгышы ахырында район башлыгы янә утырышта катнашучыларга Чүпрәле районы үсеше бәрабәренә куйган көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.

Соңыннан Марат Гафаров дәүләт бүләкләре, Дипломнар, Рәхмәт хатлары, Грамоталар тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot