news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә яшәүчеләрне Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор кабул итте

Халык мөрәҗәгатьләре буенча киңәшләр бирелде, сораулары контрольгә алынды.

(Чүпрәле, 29 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе - Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Чүпрәледә гражданнарның гозер-үтенечләрен тыңлады, дип яза җирле басма.

Баш федерель инспекторга сораулар күп төрле булды. Шәхси характердагылар да, җәмәгатьчелек өчен кирәк булганнары да. Аларның барысы да буенча киңәшләр бирелде, сораулары контрольгә алынды.

-Халыкны кабул итүне график буенча алып барабыз. Төрле министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, депутатлар, юристлар да кабул итү оештыра. Шәһәрләргә һәм район үзәкләренә дә чыгабыз. Бөтен кешенең дә Казанга барып йөрү мөмкинлеге юк бит. Мөрәҗәгатьләрне төрле структураларга юллыйбыз. Аларны хәл итүнең закон белән күрсәтелгән сроклары бар. Һәр мөрәҗәгать буенча нигезләнгән җавап әзерләнә,- ди Ренат Тимерҗанов.

news_right_1
news_right_2
news_bot