news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә яшәүчеләр “Хәтер шәме” акциясенә кушылды

Район үзәгендәге Сугыш һәм Хезмәт даны монументы янында үткән акциядә “78” санын чагылдырып шәмнәр кабынды.

Чүпрәледә яшәүчеләр “Хәтер шәме” акциясенә кушылды
chuprale-online.ru/news/kөn-vakyiygasyi/chprlelr-khter-shme-aktsiyasen-kushyldy

(Чүпрәле, 22 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит  Фәтхуллов). Чүпрәле районы халкы, оешма, учреждение хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны искә алдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Хәтер шәме" халыкара акциясендә катнашучылар 2009 елдан башлап ел саен Хәтер һәм кайгы көнен 22 июнь алдыннан үткәрәләр һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше хөрмәтенә шәмнәр кабызалар.

"Без бу җирдә тынычлыкның нинди кыйммәтләр барәбәренә яулап алынганлыгын истә тотарга тиешбез. Без ата-бабаларыбызның батырлыгын олыларга, үз тарихыбызны белергә һәм беркайчан да сугыш кабатланмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез", - диде район башлыгы Марат Гафаров.

Район үзәгендәге Сугыш һәм Хезмәт даны монументы янында үткән акциядә “78” санын чагылдырып шәмнәр кабынды. Бөек Ватан сугышы башланган көннән бирле нәкъ менә шуның кадәр ел үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100