Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә яшәүче Нечкәбил – 2017" бәйгесендә икенче урын алды
Бу юлысы исә бәйгедә Наталия Куракина үз үрнәгендә гаилә кыйммәтләрен, аның асылын җиткерде.
(Чүпрәле, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Казанда "Нечкәбил –2017" республика конкурсының ярымфиналы узды. Чарада 45 гүзәл затка үз гаиләләре белән чыгыш ясап, үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Катнашучылар арасында Чүпрәледән Наталия Куракина да бар иде, дип яза җирле басма.
Наталия Куракина П.В.Дементьев исемендәге Уби урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Шулай ук аның күптөрле тәрбия программасына нигез салуы да билгеле. Мәктәптә ул милли традицияләрне дәвам итү йөзеннән туку осталыгы буенча түгәрәк оештырды, укучылар араында сәйләннәр белән эшләү осталыгын да арттыра.
Наталия Куракина моннан өч ел элек "Ел хатын кызы. Ел ир-егете-хатын-кыз карашынча" дигән конкурсның зонаара этабында катнашып, җиңү яулаган иде. Ул чакта ул: "Конкурста катнашу минем өчен тормышымда яңа бер этап булды. Хатын-кызның никадәр мөлаемлыгын, Ана буларак бөеклеген чагылдырган әлеге чарада катнашу миндә бу җиргә гүзәл зат булып туганым өчен тагын бер кат горурлык хисе тудырды," дигән иде хисләре белән уртаклашып.
Бу юлысы исә бәйгедә Наталия Куракина үз үрнәгендә гаилә кыйммәтләрен, аның асылын җиткерде. Нәтиҗәдә, ул бәйгенең "Минем туган ягым" номинациясендә 2 урын яулады һәм финалга узды.
Наталия ханым үрнәк әни һәм тормыш иптәше. 1996 елда Александр белән гаилә корып, бүгенге көндә алар дүрт бала үстерәләр. Куракиннар гаиләсенең татулыгын чагылдырган сыйфатны әйтеп үтми мөмкин түгел–алар бер урамда барысы бергә янәшәдә генә йортлар салып, гомер кичерәләр, бар эшне бергәләп эшлиләр. Гаиләнең бердәмлеген, бер-берсен күз карашыннан да аңлауны анда урнашкан мохитның саклавы да бәхәссез, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз