news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә яшәүче өлкәннәр диспансерлаштыруга махсус техника белән киләчәк

Медицина тикшерүен уздыруның план-графигы төзелде, "Юл картасы" эшләнде.

(Чүпрәле, 25 август, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында район үзәк хастаханәсендә ведомствоара киңәшмәдә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне бирегә китереп, тикшерү мәсьәләләре дә каралды. Татарстан Хөкүмәте бу максатта махсус транспорт белән дә тәэмин итәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

65 яшьтән өлкән кешеләрнең барысына да диспансер күзәтүе, онкологик авыруларны ачыклау, скрининг тикшерүләр үткәрү, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, ихтыяҗлары барларга планлы госпитализация үткәрү планлаштырыла.

Очрашуның нәтиҗәсе буларак медицина тикшерүен уздыруның план-графигы төзелде, "Юл картасы" эшләнде. Билгеле булганча, бу эшне мобиль бригада башкарачак. Транспорт районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан тәкъдим ителә. 

Халыкны социаль яклау үзәге 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру узу өчен медицина учреждениесенә китерүне тест режимында сынап карады. Район үзәк хастаханәсенә Чуваш Чүпрәлесе авылыннан 8 өлкән кешене район социаль яклау үзәге транспортында алып килделәр. Алар анда диспансерлаштыру узды.

Билгеле, өлкәннәр авыл фельдшеры тарафыннан алдан ук кисәтелгәннәр, әзерләнеп, көтеп торганнар. Өлкәннәрне «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре озатып йөргән, район үзәк хастаханәсендә табиблар, шәфкать туташлары каршы алган, чара бернинди кыенлыксыз үткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100