news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә яшәүче гаилә тимер юбилейларын билгеләп үтте

Бүгенге көндә юбилярларның 12 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар.

Чүпрәледә яшәүче гаилә тимер юбилейларын билгеләп үтте
chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 19 май, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Иске Кәкерле авылында яшәүче Хәлиловлар гаиләсен өйләренә барып котлады. Рәшидә һәм Исламша  Хәлиловлар 65 ел бергә гомер итәләр һәм быел тимер юбилейларын билгеләп үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аларның яшьлек еллары авыр сугыш елларында үтә. Басуларда хезмәт куялар, колхозда булышалар, урманнан утын ташыйлар. 1954 елда сугыш тәмамланганнан соң Исламша һәм Рәшидә Летфулла кызы гаилә коралар. Ләкин, сугыш тәмамлануга карамастан, тормыш җиңел булмый. Исламша абыйны Тәтеш районына урман кисәргә җибәрәләр. Бу вакытта гаиләдә беренче бала туа.

Тулаем гаиләдә барлыгы биш бала туа. Алар барысы да белем алалар, эшлиләр, үз гаиләләрен коралар. Хәлиловлар гомер буе колхозда эшләгән. Икесе дә хезмәт һәм тыл ветераны исеме белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә кече уллары һәм киленнәре белән бергә яшиләр. Бүгенге көндә юбилярларның 12 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар.

Марат Гафаров аларның хезмәтләре һәм гаилә кыйммәтләре сагындагы үрнәклелекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, Гаилә көне, “Тимер юбилейлары” белән котлады, сәламәтлек, бәхет, туганнар һәм якыннар игътибарын теләде, бүләкләр тапшырды.

Юбилярлар адресына котлау сүзләрен, шулай ук, Чүпрәле районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова һәм авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов та җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100