news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә яңа ФАПлар медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән

Иске Дуван авылында яңа ФАП 300дән артык кешегә, ә Яңа Чәкедә 98 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

(Чүпрәле, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында берьюлы Иске Дуван һәм Яңа Чәке авылларында республика программасы буенча төзелгән өр-яңа ФАП биналары ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Авыл халкы нык сөенде бу бүләккә. Яңа ФАПлар кирәкле барлык җиһазлар, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Иске Дуван авылында яңа ФАП 300дән артык кешегә, ә Яңа Чәкедә 98 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Фәнис Исхаков авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килгән иде.

Иске Дуван авылы халкына өч дистәгә якын медицина хезмәте күрсәтүче Гөлнара Хафизова һәм Яңа Чәкедә Ирина Манякова: "Бөтен мөмкинлекләре бар, чиста, матур, эшкә килүе үзе бер бәйрәм", - диде алар.

Иске Дуван авылында элек елларда хезмәт куйган медицина ветераны Зинаида Зиннурова элек елларда юллар юклыгы, бала табучыларны тракторлар белән озатып йөрүләрен сөйләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100