Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә яңа "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды
Биредә баскетбол, волейбол, бадминтон уйнар өчен зур спорт залы урын алган.
(Чүпрәле, 20 февраль, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәледә яңа "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Яңа комплекс 1400 кв. метрдан артык мәйданны били.Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Төзелеш 2017 елның апрелендә башланган иде. Биредә баскетбол, волейбол, бадминтон уйнар өчен зур спорт залы урын алган. Икенче катта тагын бер зал урнашкан, анда өстәл теннисы өчен өстәлләр куелган. Комплекс шулай ук хатны-кызлар, ир-атлар өчен киенү бүлмәләре белән җиһазландырылган, юыну, душ керү бүлмәләре дә бар.
Комплексны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов катнашты.
Марат Гафаров районда тагын бер спорт бинасының ачылуы уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде, Президент Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Әлеге объектның киләчәктә буш тормавын теләде. Аны төзүдә һәм сафка бастыруда көч куйган һәркемгә, аеруча башлангычында торган Татарстан экология министры Александр Шадриковка рәхмәт сүзләрен әйтте.
- Сәламәт тәндә, сәламәт рух, диләр. Сәламәт икәнсең, димәк, башка мәсьәләләрне дә хәл итеп була. Биредә шөгыльләнүче кызлар, егетләр җитез, көчле, нык ихтыяр көченә ия булсыннан иде. Үз туган җирләрен, республикабызны яратсыннар, әйбәт кешеләр булып үссеннәр. Уңышлар телим! Спорт объекты "Чемпион" дип аталган икән, аның дәвамчылары тормыш дәверендә дә чемпионнар булырлар дип өметләнәбез, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.
Тантанада район Башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Радик Баһаветдиновның, шулай ук «СтройГрад+» җәмгыяте генераль директоры Ринат Юнысовның хезмәтләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бәяләнде.
Бина ачылу уңаеннан яшь спортчылар флешмоб әзерләгәннәр иде, ә символик ачкыч балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Евгений Митрошкинга тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз