news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә WorldSkills флагы эстафетасын каршы алдылар

Район башлыгы Марат Гафаров WorldSkills Junior чемпионатында катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чүпрәледә WorldSkills флагы эстафетасын каршы алдылар

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген Чүпрәле районында WorldSkills флагы эстафетасын каршы алдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чүпрәледә яшәүчеләр эшче һөнәрләре буенча Дөнья чемпионаты флаг йөртүчеләрен каршы алды. WorldSkills флагы эстафетасы Иске Чүпрәле авылы амфитеатрында тукталды. Анда район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук тармак технологияләре техникумы студентлары, укучылар катнашты.

Шуны да билгеләп үтәсе килә, WorldSkills һәм WorldSkills Kazan2019 флагларын күтәреп бару безнең егетләр – балалар иҗат йорты педагогы Фәнил Яфизов һәм аның шәкерте, WorldSkills Junior илкүләм чемпионатында өченче һәм төбәк чемпионатында беренче урын алган Марсель Камалов лаек булды. 

Район башлыгы Марат Гафаров бәйрәмдә катнашучыларны сәламләде.

“Безнең районга WorldSkills флагының килүе - зур горурлык һәм тарихи вакыйга. Эшче һөнәр ияләре - тормышыбызның нигезе. Хезмәт сөючән оста эшчеләр туган ягыбызның имин киләчәгенә ышаныч тудыра”, - диде ул.

Район башлыгы WorldSkills флагына Чүпрәле районы гербын беркетте. Озатып йөрүче төркем вәкиле Марат Гафаровка WorldSkills флагының чыннан да Чүпрәле районында булуын раслаучы сертификат тапшырды.

Район башлыгы Марат Гафаров WorldSkills Junior чемпионатында катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot