Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә Владимир Нагорновның күргәзмәсе ачылды
Күргәзмә эшен ачып, автор үзе - Владимир Нагоронов һәр экспонаты, иҗаты турында тәфсилләп сөйләде.
(Чүпрәле, 25 апрель, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). «Талантлар планетасы" балалар иҗат йортында Россиянең атказанган рәссамы, Чувашиянең халык рәссамы, сынчы Владимир Нагорновның шәхси күргәмәсе эшли башлады. аның ачылу тантанасында бик күп күренекле җәмәгать эшлеклеләре катнашты, дип яза район газетасы.
Владимир Нагорнов чүпрәлеләр өчен үз кеше. Алай гына да түгел, аны чын-чынлап, зур горурлык хисләре белән якташыбыз дип тә әйтә алабыз. Чөнки олуг сәнгать авторының әнисе тумышы белән Городище авылыннан һәм аның шактый гына шәхси эшләре район территориясен дә бизи. Бу хакта тантананы ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов та билгеләп үтте:
-Владимир Нагороновны һичшиксез, олуг сәнгать остазы дип әйтергә була. Аның белән берлектә район территориясендә эшләнгән беренче сәнгать иҗаты моннан 10 ел элек П.В. Дементьевның 100 еллыгына багышлап ачылды. Аннан район Чыгарылышлылар паркындагы "Хыял очышы" (Полет мечты), район үзәгендәге Мәңгелек ут һәм Стелла, шулай ук, Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең юбилейлы елында Городище авылында ачылган һәйкәлне атарга мөмкин,-диде һәм әлеге иҗат юлында бетмәс илһам һәм уңышлар теләде.
Тантананың олуг кунакларының берсе, шулай ук, якташыбыз, күп кенә район территориясендә башкарылган эшләрнең матди ярдәмчесе, Чувашиянең "Тус" төзелеш җәмгыятенең генераль директоры Николай Угаслов иде. Владимир Нагорновның әйтүенчә, сәнгати идеяләрне күп йөртергә мөмкин, ә менә аларны финанс ягыннан тормышка ашыруы бик авыр. Әлеге юнәлештә дә аңа Николай Угасловның ярдәме күп булган. Шуңа да ул, аны беренче чиратта дустым, якташым, дип атап, олы рәхмәтләрен белдерде.
Николай Угаслов үз чыгышында да Владимир Нагорновның бар яктан да камил булган архитектура остасы булуын әйтте. Аның иҗатының туган җиргә булган мәхәббәт белән сугарылуын, милли төсмерләр урын алуын, халкын иҗат итүен белдерде. Әлеге сүзләрне Россиянең атказанган рәссамы, чувашиянең халык рәссамы, Яковлев исемендәге ЧДПУ кафедра профессоры Григорян Миша Гришевич тә куәтләде һәм Владимир Нагорновны үз халкының горурлыгы, легендасы дип атады.
Күргәзмә эшен ачып, автор үзе - Владимир Нагоронов һәр экспонаты, иҗаты турында тәфсилләп сөйләде. Хезмәт юлында ярдәм кулы сузучыларга олы рәхмәтләрен әйтте. Район китапханәсенә, музейга, Уби авылында ачылачак П.В.Дементьевның музеена бүләкләр, эшләрен тапшырды.
Владимир Нагорнов бу көнне шулай ук, балчыктан сын ясау буенча мастер-класс та күрсәтте. Бу эштә аңа танылган шагыйрь Рафаил Субаев ярдәм итте. Ярты сәгать дигәндә шагыйрьнең балчыктан бюсты да барлыкка килде.
Белешмә:Вдадимир Нагоронов Ульяновск өлкәсендәге Богдашкино авылында туган. Чебоксарда 1984 елдан бирле яши. Аның күләмле эшләренең берсе, шушы шәһәрдәге Идел буенда урнашкан 57 метр биеклектәге Аналар монументы. Аның архитектура эшләре, шулай ук, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә дә урын алган.
Бөтенроссия күләмендә исеме яңгыраган шундый олуг шәхеснең күргәзмәсе белән танышу чүпрәлеләр өчен олуг дәрәҗә һәм әлеге иҗат дөньясына чын-чынлап юл ача. Владимир Нагорновның күргзәмәсе районда бер ай дәвамында эшлиячәк. Керү бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз