Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә ветераннарга бүләкләр тапшыра башладылар
Чүпрәле районы ветераннары Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен ала башлады.
(Чүпрәле, 25 апрель↨, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районы ветераннары Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен ала башлады, дип яза җирле басма.
Районда барлыгы 141 кешегә Президент бүләге кайтты. Алар сугыш ветераннарына, концлагерьда булучыларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырыла. Бүгенге көндә районыбызда 14 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 127 сугышта катнашучыларның тол хатыннары яши.
Беренчеләрдән булып, Президент бүләкләрен Иске Шәйморза авылында яшәүче сугыш ветераннары Әнвәр Фәхретдинов, Сәгыйть Бикчуров, Зыятдин Тимергалиев, Уби авылыннан Валентина Калачева район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров кулыннан алдылар.
-Сез, хөрмәтле ветераннарыбыз, бүгенгеякты тормышыбыз өчен үз гомерегезне кызганмый ут эченә кергәнсез. Батырлыгыгыз бәрабәренә җиңү яулагансыз, барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Марат Гафаров һәм мөхтәрәм затларга бәйрәм бүләген тапшырды.
Өлкәннәребез үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды. Район җитәкчесе белән дустанә, җылы очрашуда аларның әйтер сүзләре күп иде. Һәркайсы сугыш еллары турында истәлекләрен барладылар, тормыш юлларын сөйләделәр.
Бүгенге көндә унынчы дистәне вакларга керешкән хөрмәтле өлкәннәребез балалары тәрбиясендә гомер кичерәләр.
Ветераннар арасында бердәнбер хатын-кыз Уби авылында яшәүче Валентина Калачевага быел 96 яшьлеген билгели. 1942 елда ул фронтка алына һәм 1945 елга кадәр штабта машинкада сугучы булып хезмәт итә. Тыныч тормышта исә бар гомерен балалар арасында үткәрә, аларга белем бирә.
Район җитәкчесе ветераннарның хәл-әхвәле, тормыш-көнкүрешләре белән танышты, 9 Май - Җиңү көнендә бәйрәм парадында һәркайсын көтеп калуын белдерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров һәр ветеранның өендә булып, президент бүләген шәхсән үзе тапшырачак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз