news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә ветеран-һәвәскәр умартачылар тәҗрибә уртаклашты

Очрашуда кемдер буш җирләргә донник, экспарцет, фацелия кебек баллы үсемлекләрне чәчәргә тәкъдим иттеләр.

(Чүпрәле, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як", Римма Мәүлетова). Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең утырышлар залында ветеран-һәвәскәр умартачыларның җыелышы үтте. Җыелышта районның төрле авылларыннан 30дан артык ветеран-һәвәскәр умартачысы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәльгать Халитов, "Аквакультуралар һәм умартачылык идарәсе" дәүләт бюджет идарәсенең Чүпрәле районында умартачылык буенча инспекторы Айваз Абязов катнаштылар.

-Умартачылык – игелекле шөгыль, аеруча авыл җирендә, табышлы тармак дияр идем мин. Әмма проблемалары да юк түгел. Беренчедән, элек еллардан аермалы буларак, соңгы елларда авыл тирәсендә баллы культуралар чәчелми башлады, икенчедән, авыл хуҗалыгы культураларына сибелгән гербицидлардан, агудан бал кортлары күпләп һәлак була һәм башка бик күп проблемалар да бар. Менә шуларны уртага салып сөйләшү,алардан чыгу юлларын бергәләшеп эзләү, киңәшләшеп эшләү өчен җыелдык бүген,-диде район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров җыелышны ачып.

Агымдагы елның җәй башлары, аеруча июнь ае, умартачылык тармагы өчен кулай килмәде. Иртәнге якта кояш чыкса, төш вакыты тирәләренә инде кояшны болыт каплап, көн суытып җибәрә иде. Шуңа да бал кортлары алмагачлар, чияләр һәм башка җимеш куаклары чәчәк аткан мәлдә дә балны бик җыя алмадылар, умартачылар да балны башка елларга караганда соңрак алдылар. Хәзерге вакытта умартачылар умарта гаиләләрен карап, тикшереп, кышкыга әзерләү эшләре белән мәшгульләр.

Иске Шәйморза авылыннан килгән тәҗрибәле, һәвәскәр умартачы Радик Шәрәфетдинов үзенең чыгышында бал кортларының токымнарыннан башлап, яз, җәй, көз айларында башкарылырга тиешле эшләр, кортларның авырулары, аеруча варратоз авыруы, алар белән көрәш ысуллары турында сөйләде, авыл тирәсендә баллы үсемлекләрнең игелмәвенә, шулай ук балны сату буенча проблемалар булуга да зарын белдерде. Ул, шулай ук, залда утыручыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Айваз Абязов исә үзенең чыгышында районда "Аквакультуралар һәм умартачылык идарәсе" дәүләт бюджет идарәсенең бүлекчәсе эшләвен һәм үзенең әлеге бүлекчәнең инспекторы булуын әйтте, залда утыручы һәвәскәр умартачыларга мөрәҗәгать итеп, килеп туган проблемалары булганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, шәхсән үзенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Үзенең чыгышында Николай Хубахов бал кортлары авырулары турында сөйләде һәм кортлар күпләп һәлак булган очракта аларның нидән үлү сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерүгә алып килү кирәклеген ассызыклады.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тальгать Халитов ветераннар алдында чыгыш ясап, киләчәктә районда шәһәрләрдәге кебек авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату урыны булачагын ассызыклады. Шулай ук, ветераннарга үзләреннән арткан балны Казан шәһәрендә үтәчәк ярминкәләрдә сатуны оештыруга да ярдәм итәчәкләрен белдерде. Залда утыручыларның күпсанлы сорауларына да җавап бирде һәм киләсе елда авыл тирәләренә баллы культуралар чәчүне күз уңында тотачагына, әлеге проблеманы хуҗалыклар агрономнары белән дә уртага салып сөйләшәчәкләренә ышандырды ул. Ә авыл хуҗалыгы культураларына агу сибүгә килгәндә исә, әлеге эш кичке сәгатьләрдә генә башкарылырга тиешлегенә басым ясап, мондый очраклар көндезге сәгатьләрдә күзәтелгәндә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте.

Җыелыш барышында залда утыручылардан тәкъдимнәр дә күп булды. Кемдер умартачылык белән шөгыльләнгәндә кирәкле булган барлык инвентарьларны, препаратларны сату белән шөгыльләнүче кибет кирәклегенә басым ясаса, кемдер буш җирләргә донник, экспарцет, фацелия кебек баллы үсемлекләрне чәчәргә тәкъдим итте.

Җыелыш ахырында исә Роберт Закиров һәвәскәр умартачылар исеменнән мөрәҗәгать әзерләячәкләрен белдерде һәм әлеге мөрәҗәгатьтә авыллар янында баллы культуралар чәчү, авыл хуҗалыгы культураларына агуны сибәр алдыннан халыкны кисәтү кирәклеге, бал продукциясен сатуда ярдәм итү кебек пунктлар кертеләчәген искәртте. Августның соңгы якшәмбесен исә районда умартачылар көне буларак билгеләп үтүне һәм ул көнне бал продукцияләреннән сату оештыруны да залда утыручылар бертавыштан хупладылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100