news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә урып–җыю эшләре уңышлы оештырылган

Районда бөртекле культуралар чәчелгән басулар 36 мең гектар чамасы мәйданны били, шуның 10400 гектары кышкы культураларга туры килә.

(Чүпрәле, 1 август, "Татар-информ", "Туган як" , Рәшит Фәтхуллов).Чүпрәледә урып – җыю эшләре кызганнан – кыза бара, дип яза җирле басма.

Районда бөртекле культуралар чәчелгән басулар 36 мең гектар чамасы мәйданны били, шуның 10400 гектары кышкы культураларга туры килә. Комбайнчыларның һәм шоферларның уртак тырышлыгы белән көн саен уртача 1500 гектардагы ашлык суктырып алына һәм ындыр табакларына кайтарыла. Бүгенге көнгә урып – җыелырга тиешле мәйданнарның 20 проценттан артыгында эш башкарылды да инде. Һәр гектардан уртача 25 центнер уңыш чыга. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан буенча 1,5 миллион гектарга якын чәчелгән басу мәйданнарының 9 процентында урак тәмамланды, уңыш чыгышы уртача 30,3 центнерны тәшкил итә. Әлегә иң югары уңыш Зәй (41 ц.), Балтач һәм Сарман (38 ц.) төбәкләрендә. Районның җаваплылыгы чикләнгән "ТрансПорт" һәм "Цильна" җәмгыяте игенчеләре дә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 45,3 һәм 44,4 центнер ашлык суктыралар.

"Эталон – Агро" хуҗалыгында җитәкче Сергей Николаевич белән 196 гектарда игелгән "Немчинская – 58" сортлы кышкы бодай басуында күрештек. Чал диңгезне хәтерләткән басу түрендә төрле маркадагы сигез комбайн ашлык суктыра. Күз карашына да уңыш ярыйсы күренә. "36 центнер чыга",- диде Сергей Николаевич, соравымны да көтеп тормастан, - бер – ике көннән уҗым культураларын җыеп алуны төгәллибез, - дип тә өстәп куйды ул. Барлык бөртеклеләр биләгән басулар 2000 гектар чамасы булса, шуның 818 гектары уҗым культураларына туры килә икән. Комбайнчылар да ашкынып эшлиләр, үзара ак көнләшү дә сизелеп тора. Ярыш булгач, ансыз булмый ич инде. Идарәдә эшнең һәр көненә йомгак ясыйлар һәм ярыш нәтиҗәләрен һәр иртәдә комбайнчыларның кулларына тапшыралар. "Алдынгыларны аерып әйтәсем килми, барысы да тигез эшли",- ди җитәкче алдынгылар турында сораштыра башлагач. Шулай да безгә якынлашып килүче "Полесье" маркалы кыр корабын туктатырга булдык. Штурвал артында Рифкать Хәлиуллин (рәсемдә) булып чыкты. Ашыкканын исәпкә алып, без дө сүзне озакка сузмаска теләдек. Кыска гына вакыт эчендә дүрт мең центнердан артык ашлык суктырып ындыр табагына озатырга өлгергән. Хуҗалыкта тәҗрибәле механизаторлардан санала. Язгы кыр эшләре башлану белән кырда хезмәт куя. "ХТЗ" маркалы тракторы белән тырмалый, культивация ясый, чәчә. Бүген дә ул менә үзе чәчкән ашлыкны суктыра. Ә игеннәр мул үскән. Игенче өчен моннан да олы бәхет юктыр да инде. Быел яңа кайткан комбайнны да аңа тапшырганнар. Ындыр табагында да кызу эш кайный.

Кайткан ашлыкны эшкәртүдә берничә звено эшли. "Иген күп кайта, эшләп кенә өлгер",- ди эшеннән аерылып та тормастан Алена Кириллова. Ындыр табагында шактый ук күләмдә ашлык бар, көннәр коры торганда аларны урнаштырып бетерергә ашыгалар. Берүк вакытта элеваторга да озатасы иде дә бит, тапшырган ашлык өчен бәянең һаман да билгесез булуы борчый авыл җитештерүчесен., диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100