news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә укучы егетләр солдат күнекмәләренә өйрәнде

Өйрәнүләрдә җитезлек күрсәткән укучы егетләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Чүпрәледә укучы егетләр солдат күнекмәләренә өйрәнде
chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 3 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Наталия Клементьева ). Чүпрәледә 64 укучы-егет солдат күнекмәләренә өйрәнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. 

Хәрби өлкәдә "подъем", "отбой", "төнге каравыл"– тәүлекнең төрле вакытлары турында искәртсә, граната ыргыту, ату, 100 һәм 3000 метрга йөгерү, турникта күтәрелү, стройда йөрү – бер команда булу сыйфатларына өйрәнде.

Район белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 64 укучы-егет үткән атнада “Акчарлак” балалар-сәламәтләндерү лагерында әнә шулай солдат күнекмәләренә һәм мәшәкатьләренә күмелеп яшәгән.

10нчы сыйныфны тәмамлаучы укучы-егетләрне армия хезмәтенә әзерләү кысаларында узучы әлеге хәрби өйрәнүләр ел саен үткәрелә. Чара укучылар рухи-әхлакый һәм патриотик кыйммәтләргә уңай, караш формалаштыруы күздә тота.

Өйрәнүләрдә, спорт бәйрәме дә, Калашников автоматыннан ату да каралган. Егетләр чиратлашып сакта да тора.

Биш көннән соң, хәрби өйрәнүләргә нәтиҗә дә ясаганнар. Аның йомгаклау өлешендә район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин катнашты. Алар булачак солдатларга ныклы сәламәтлек, Ватаныбызның чын сакчылары булуны теләде.

Өйрәнүләрдә җитезлек күрсәткән укучы егетләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100