news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә цеолиттан мәче бәдрәфе өчен сеңдерүче масса ясыйлар

Чүпрәледә җитештерелгән продукция Россия буенча һәм якындагы чит илләрдәге зур кибетләр челтәренә озатыла.

Чүпрәледә цеолиттан мәче бәдрәфе өчен сеңдерүче масса ясыйлар
chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-vakyiygasyi/chprle-tseolitynnan-mche-bdrfe-chen-tutyrma-yasyylar

(Чүпрәле, 30 июль, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Бүгенге көндә Чүпрәле районында цеолит эшкәртү заводы да тулы куәтенә эшли һәм әлеге табигый байлыктан төрле әйберләр дә җитештерелә башлады. Шуларның берсе – ул мәче бәдрәфе өчен цеолит катнашмасы. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татар Шатрашаны цеолитының 85-90 процентын табигый минераллар тәшкил итә. Һәм тикшерүләр күрсәткәнчә үзенең уникаль үзлекләре ярдәмендә, ул мәче бәдрәфләре өчен менә дигән минераль масса   булып тора. Әлеге тутырма тиз арада дымны сеңдерә һәм тискәре исләрне нәтиҗәле нейтральләштерә.

Районда җитештерелә торган продукция хайваннарның ашказанына эләккән очракта да зыян китерми икән. Аларда ясалма химик ингредиентлар, ис көчәйткечләр, консервантлар, буягычлар юк, аллергия дә китереп чыгармый. Бер сүз белән әйткәндә, ул – табигый продукт.

Продукт өчен чимал башлап Түбән Чәке авылы территориясендәге заводтан алына һәм райондагы элеккеге “Сельхозтехника” территиориясендәге бушап калган бер бинада (мини завод итеп ясаганнар) төрле капларга тутырыла. Бүгенге көндә биредә өч сменада 30-40лап кеше хезмәт куя. Шимбә, якшәмбе - ял көннәре, хезмәт хаклары вакытында түләнә.

Зур капчыкларда китерелгән цеолит биредә вибробункерларда өстәмә эшкәртү уза, аннан кирәкле авырлыкта пакетларга тутырылып, термоаппаратларга урнаштырыла. Шул рәвешле, махсус пленкалар ярдәмендә әйләндереп, складка әзер продукция чыга. Аннан исә техника аларны зур автомашиналарга төяп җибәрә.

Җитәкчелек әйтүенчә, көненә шундый 3-4 фура килеп ала. Чүпрәледә җитештерелгән продукция Россия буенча һәм якындагы чит илләрдәге зур кибетләр челтәренә озатыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100