news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә “Торак – 2019” операциясе кысаларында рейдка чыктылар

Бүген районда 900 дән артык өлкән кеше ялгыз яши, 650 кешенең якыннары бөтенләй юк.

Чүпрәледә “Торак – 2019” операциясе кысаларында рейдка чыктылар
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 18 март, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәледә “Торак – 2019” операциясе кысаларында ялгыз яшәүче өлкәннәргә рейд ясадылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Зур Чынлы авылында да ялгыз өлкәннәр күп яши. Халыкны социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, 54 кеше ялгызлыкта гомер кичерә. Аларның яшәү хәле белән якыннан танышу өчен янгын сүндерү частенең җаваплы хезмәткәре Василий Битяков һәм халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Лилия Сабитова, Лилия Фәхретдинова һәм авылның газ эксплуатацияләү хезмәткәре Рәфәгать Фәхретдинов катнашында узган уртак рейд вакытында кайбер кимчелекләр дә ачыкланды.

Мондый рейдларны планлы рәвештә үткәрәләр. Ел башыннан ук башлаган чаралар вакытында районның барлык җирлекләрендә дә рейдлар узган. Тагын берничә торак пункт кына калган. Янгыннарны булдырмау һәм анда кешеләрнең, бигрәк тә балаларның зыян күрүенә юл куймау төп максат итеп куелган.

Картлар яши торган йортларда булганда электр жиһазларының, ток үткәргеч чыбыкларның һәм мичләрнең төзеклегенә аеруча игътибар итәбез.

Янгынга каршы көрәшү хезмәткәрләре дә аларны ныклы контрольдә тота, көтелмәгән фаҗига килеп чыгуга юл куймау максатыннан профилактик чараларны да планлы рәвештә даими үткәреп тора.

Бүген районда 900 дән артык өлкән кеше ялгыз яши, 650 кешенең якыннары бөтенләй юк. Дүрт инвалид бала бар. Район халкын социаль яклау бүлегендә андый гаиләләрне “хәвеф төркеменә” кертәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100