Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә "Тоннель" вакытында 15 шоферга бөркетмә төзелгән
Рейд вакытында барлык автомобильләргә һәм, шулай ук, юллар аша чыгучы җәяүлеләргә дә игътибар итәләр.
(Чүпрәле, 21 июнь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Соңгы вакытта юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы шоферлар белән көрәшне тагын да нәтиҗәлерәк оештыру һәм "тәртипсез" автотранспортчыларны ачыклау максатыннан, Чүпрәле автоинспекция бүлеге хезмәткәрләре "Тоннель" дип аталган махсус операция үткәрә башлады. Узган атнаның шимбәсендә аны өченче мәртәбә үткәрделәр, дип яза район газетасы.
-Рейд вакытында барлык автомобильләргә һәм, шулай ук, юллар аша чыгучы җәяүлеләргә дә игътибар итәбез. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсы кагыйдәләрне төгәл үтәсә фаҗигаләр булыр идеме? Шулай ук тизлек режимын сакламаучылар, укылмый торган номерлар белән, ОСАГО полисыннан башка йөрүчеләр, куркынычсызлык каешын такмаучылар махсус игътибарда булачак,- ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.
Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар эчкән килеш руль артына утыручыларны ачыклауга әлеге чара вакытында аеруча игътибар юнәлтәләр. Исегезгә төшерәбез, мондый төр хокук бозу белән беренче мәртәбә эләгүчеләр 30 мең сум штрафка тартыла һәм ел ярымнан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Эчкән килеш икенче мәртәбә эләгүчеләргә исә җинаять җаваплылыгы яный. Ул көнне автоинспекторлар юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне, төрле административ хокук бозулар өчен штрафларын түләми йөрүче шоферларны ачыкладылар. Нәтиҗәдә кичке сигезенче яртыдан тугыз сәгатькә кадәр 15 шоферга беркетмә төзелде. ЮХИДИ башлыгы Анатолий Михайлов сүзләренә караганда, мондый рейдлар киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз