news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә террорчылыкны кисәтү чаралары турында лекция укыдылар

Катнашучылар билгеләнгән тема буенча фикер алыштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Чүпрәледә террорчылыкны кисәтү чаралары турында лекция укыдылар
chuprale-online.ru/news/kөn-vakyiygasyi/chprled-adresly-tematik-profilaktik-eshne-oeshtyruny-kamillshter-buencha-stm-charalar-turynda-fiker-alyshtylar

(Чүпрәле, 23 июнь, "Татар-информ", "Туган як",  Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы кысаларында "Адреслы профилактик эшне оештыруны камилләштерү буенча өстәмә чаралар турында" лекция–уку үткәрелде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкиле Марс Гафиатуллин, район прокуроры Илдар Маликов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге вәкиле, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов катнашты.

Әлеге лекцияне район белем бирү учреждениеләре директорлары, педагоглар, социаль, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре тыңлады.

Катнашучылар билгеләнгән тема буенча фикер алыштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot