Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә территорияләрне төзекләндерү буенча бәйге җиңүчеләре билгеле булды
“Үрнәк йорт биләмәсе” номинациясендә җиңүчеләр булып, Яңа Кәкерледән Мидехат Замалтдинов, Иске Чокалыдан Илфак Асхаров дип игълан ителде.
(Чүпрәле, 31 август, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәледә Татарстан Республикасы һәм район оешу көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада территорияләрне төзекләндерү буенча бәйге җиңүчеләрен котладылар, дп яза җирле басма.
“Иң әйбәт предприятие” номинациясендә призлы урыннарны Матак урта мәктәбе, Алешкин-Саплык балалар бакчасы һәм “Сетевая компания” район электр челтәре филиалы яулады.
“Үрнәк йорт биләмәсе” номинациясендә җиңүчеләр булып, Яңа Кәкерледән Мидехат Замалтдинов, Иске Чокалыдан Илфак Асхаров дип игълан ителде.
Авыл җирлекләре арасында территорияләрне иң әйбәт төзекләндереп торучылардан Село Уби, Иске Кәкерле һәм Иске Чокалы булды. 1 урынны Село Уби авыл җирлеге алды.
Җиңүчеләрне Марат Гафаров сәламләде һәм кыйммәтле призлар: мотоблок (1 урын), печән чабу җайланмасы- косилка (2 урын), утын кисү пиласы (3 урын) тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз