news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә терлекләрне җәйге лагерьга күчерә башладылар

Хуҗалык терлекләрне җәйге лагерьда асрауга районда беренчеләрдән булып күчте.

Чүпрәледә терлекләрне җәйге лагерьга күчерә башладылар
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 21 май, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасының Городище филиалы базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек буенча баш белгечләр катнашында терлекләрне җәйге лагерьга чыгаруга багышланган семинар узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шуны да искәртик, мондый семинарны үткәрү урыны итеп әлеге база очраклы сайланмаган. Городище филиалы агрофирма составында кырчылык һәм терлекчелек продуктлары җитештерү буенча әйдәп баручыларның берсе булып тора. Хуҗалыкта 643 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 150 баш савым сыер бар.

Агымдагы елның дүрт аенда тулаем сөт җитештерү 3390 центнерны тәшкил иткән. Бүген биредә 93 процент товарлылык белән тәүлек саен бер сыердан 20 килограммнан артык сөт савалар. Дүрт айда 268 центнер ит җитештерелгән. Хуҗалык терлекләрне җәйге лагерьда асрауга районда беренчеләрдән булып күчте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов сүзләренә караганда, продукция җитештерүне арттыруда җәйләүдәге эшләрнең ни дәрәҗәдә дөрес оештырылуы мөһим. Моның өчен беренче чиратта терлекләрне дөрес рацион нигезендә тукландыру таләп ителә. Семинарда катнашучылар бозаулар өчен профилактика, ашату рационы һәм сыер савучыларның эше белән танышты.

Семинарда шулай ук җәйге лагерьларда терлекләрне ясалма орлыкландыруны оештыру һәм районда нәсел эше торышы мәсьәләләре каралды. Семинар барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов район терлекчеләренең агымдагы елның дүрт айлык эшенә йомгак ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100