news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә терлекләр кышлатуга күчте

"Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасының Каракитә филиалында үткән семинарда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм районның терлекчелек буенча белгечләре катнашты.

(Чүпрәле, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасының Каракитә филиалында үткән семинарда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм районның терлекчелек буенча белгечләре катнашты. Район башлыгы Александр Шадриков әйтүенчә, фермалардагы эшне тиешле дәрәҗәдә оештырганда гына алга куелган бурычларны үтәргә мөмкин булачак. Кышлату чоры һәр терлекчедән икеләтә тырышлык сорый, тармакка һәрдаим игътибар булырга тиеш. Шуны истә тотып, Александр Валерьевич фермаларда семинарлар үткәрүне активлаштырырга кирәк диде. Әлбәттә, әлеге чаралар вакытында кимчелекләрне ачыклау һәм алдынгы тәҗрибәләрне кулланышка кертү турында да сүз булачак, дип яза җирле басма.

Маллардан продукция җитештерү буенча ун айлык күрсәткечләргә нигезләнеп агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов сүз алды. Шушы чор дәвамында район терлекчеләренең бердәм тырышлыгы белән тулаем 215800 центнер сөт җитештерелгән. Бу күрсәткеч үткән елның шул ук чорындагы дәрәҗәдән 6255 центнерга артыграк. "Цильна" хуҗҗалыгы, "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасының Городище, Иске Кәкерле филиаллары, П.В. Дементьев исемендәге анрофирманың Яңа Уби һәм Үзәк филиаллары, "Эталон – Агро" җәмгыяте товарлыклы – сөтчелек фермалары коллективлары былтыргы күрсәткечне арттыруга ирештеләр. Шул ук вакытта Зур Аксу һәм Яңа Чокалы филиалларында ел башыннан тулаем сөт җитештерү 1422 – 4123 центнерга кимеде. Мөгезле эре терлекләр саны 123 башка арткан һәм ул бүгенге көнгә 14307 башны тәшкил итә (савым сыерлар 4511 баш). Бозаулар алуда да алга китеш бар. Быелның ун аенда 4811 бозау туган, ягъни узган ел белән чагыштырганда 117 башка артыграк яшь үрчем алынган. "Азыклар анализы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, былтыргыга караганда аларның туклыклылыгы, ягъни протеинга (аксымга) байлылыгы 30 процентка түбән. Шуңа күрә без маллар рационын өстәмә рәвештә югары энергетикалы азыклар белән тулыландырырга киңәш итәбез",- ди агро идарәнең терлекчелек буенча киңәшчесе Айваз Абязов. Семинар барышында Россиянең төрле төбәкләрендә терлек авырулары, бигрәк тә тилчә һәм нодуляр дерматит килеп чыгуы һәм аларны район малларына йоктырмау өчен чаралар үткәрү турында да катгый сүз булды. "Читтән район территориясенә терлек кертүне һичшиксез тыярга кирәк, бу юнәлештә тиешле службаларга да боерачакмын",- диде район башлыгы Александр Валерьевич.

Агымдагы елның октябрендә нәтиҗәле эшләгәннәре өчен "Цильна" җәмгыятенең көтүне яңарту буенча технологы Илсөяр Хафизова, "Ак Барс – Чүпрәле" агрофирмасының Каракитә филиалы директоры Дамир Салихов, Яңа Ишле филиалындагы товарлыклы – сөтчелек фермасы мөдире Фәридә Каюмова һәм "Эталон – Агро" җәмгыятенең баш зоотехнигы Расыйх Юсупов акчалата премияләргә лаек булдылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100