news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә техниканы кышкы саклауга куйдылар

Техниканың бүгенге торышын тикшерү максатыннан районда махсус комиссия эшләде.


(Чүпрәле, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Кыр эшләре тәмамланып кышка керер алдыннан барлык хуҗалыкларда да техниканы саклауга куялар, машина - трактор паркларында тәртип урнаштыралар һәм киләсе язда басуга чыгачак агрегатларны график нигезендә төзекләндерү эшләре башлана. Тырмалар, чәчкечләр һәм башка агрегатлар да алдан билгеләнгән график буенча төзекләндерү өчен чиратка куела, дип яза җирел басма.

Техниканың бүгенге торышын тикшерү максатыннан районда махсус комиссия эшләде. Аның составында Татарстан Республикасының "Гостехнадзор" идарәсе вәкилләре, район агроидарәсе белгечләре һәм урыннардагы инженер - техник хезмәткәрләре бар иде. Комиссия хуҗалыкларның һәм агрофирма филиалларының машина – трактор паркларында булып техниканың саклауга куелышын, дефектовка үткәрүне, хезмәтне саклауның торышын һәм көзге - кышкы авыл чорда хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү өчен нинди эш шартлары тудырылуын карады. Барлык паркларда да ашлык суктыру һәм терлек азыгы әзерләү комбайннарының кыйммәтле узеллары, механизмнары һәм ременьнәре алынган, агрегатлар полиэтилен белән капланган һәм тәгәрмәчләре агартылган.

Чүпрәле районы буенча "Гостехнадзор" бүлеге начальнигы, баш дәүләт инженер – инспекторы Илдар Шәйхаттаровның әйтүенә караганда, хуҗалыкларның күпчелеге техниканы кышкы саклауга кую эшләрен кыска срокта тәмамлаган. Басулардагы кагатларда чөгендер булганлыктан, кайбер техника әле дә булса эшләп тора. Аерым хуҗалыклар бөртекле ашлык һәм терлек азыгы әзерләүдә эшләүче бик кыйммәтле комбайннарны ангарларда һәм ябык түбә астында саклап дөрес эшлиләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча республиканың баш дәүләт инспекторы Радик Зиатдинов җитәкләгән комиссия "Ак Барс – Чүпрәле" һәм җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте механизаторлары һәм инженер – техник хезмәткәрләбре эшенә иң югары баллар куйды. П. В. Дементьев агрофирмасы, җаваплылыгы чикләнгән "Эталон Агро" җәмгыяте һәм "Низамов А. А." крестьян - фермер хуҗалыгы игенчеләренең тырышлыклары да уңай билгеләп үтелде, диелгән район хәбәрендә. 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100