Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәледә "Тату сыйныфның серләре" бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар
Буа командасы 1 урынны алды, ә Кайбыч районы командасы 2 урынны алды.
(Чүпрәле, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабы узды, анда Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Кайбыч һәм, әлбәттә инде, хуҗалар - чүпрәлеләр катнашты. Зона этабында Чүпрәле районыннан 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 Б сыйныфы ата-аналар комитеты көч сынады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Командаларга уңышлар теләп, сәламләү сүзен Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җиткерде. Ул ата-аналар комитетларының белем бирү учреждениесе белән һәрдаим элемтәдә торып, хезмәттәшлек итүен, балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә уңышлы эшчәнлеккә юл, дип билгеләп үтте.
"Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге"нең проект эшчәнлеге бүлеге мөдире Айгөл Кашапова конкурсның мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелүен әйтте.
Бәйге командаларның эшчәнлекләрен туплаган күргәзмә белән танышудан башланып китте. Китап калынлыгындагы тупланган портфолио, стена газеталары, фотоальбомнар, грамоталар һәм кубоклар – болар барысы да мәктәп тормышында ата-аналар комитетларының актив катнашуы турында сөйли.
Аннан район мәдәният йорты сәхнәсендә командалар сыйныфның " визит карточкасы" белән чыгыш ясадылар һәм үз проектларын якладылар. Чикләнгән вакытта һәр команда иң дус һәм күңелле сыйныф булуын расларга тиеш иде. Биредә алар үзләренең фантазиясен һәм осталыкларын эшкә җигеп, биремнәрне уңышлы башкарып чыктылар.
Нәтиҗәдә, жюри карары белән Гран-прига Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 Б сыйныфы ата-аналар комитеты лаек булды. Буа командасы 1 урынны алды, ә Кайбыч районы командасы 2 урынны алды. 3 урын Тәтеш районы командасына эләкте. "Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» нең проект эшчәнлеге бүлеге мөдире Айгөл Кашапова барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны дипломнар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләде.
Шул рәвешле, Чүпрәле командасы һәм 1,2 урыннарны яулаучылар конкурсның февраль аенда узачак финалында катнашачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз