news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә төнге велотур узды

Чүпрәледә төнге велотур узды

 Чүпрәледә төнге велотур узды

Чараны районның мәдәният бүлеге оештырган иде. Утызга якын җыелган велосипедчыларга старт төбәкнең тарихын өйрәнү музее алдында бирелде.

Рәшит Фәтхуллов

Велосипед спортын яратучыларны районның башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов тәбрикләде һәм аларга барлык дистанцияне дә уңышлы узуларын теләде. Иң өлкән катнашучы Россия Пенсия фондының район бүлеге начальнигы Илмир Измайлов булды. Ул үзенең 40 яшьлек туган көнен шушындый спорт чарасы белән билгеләп үтте. Ә иң кечесе быенлның декабрь аенда 4 яшь тутыручы Тимур Нигъматуллин иде. Велосипедчыларны бөтен маршрут буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре махсус автомобиль белән озатып йөрделәр. Маршрут буйлап спортчылар музейдан район үзәге аша Дачный поселыгындагы 2 номерлы балалар бакчасы, аннан соң чиркәү яныннан үтеп "Иске Чүпрәле – Татар Шатрашаны" автотрассасына чыктылар һәм П.В. Дементьев исемендәге паркка килделәр. Монда аларны район мәдәният йорты хезмәткәре Галия Ахмедова каршы алды һәм парк буйлап экскурсия оештырды, хәрби машиналар белән таныштырды. Велосипедчылар күп төрле сорауларга җавап та бирделәр. Аннан соң алар старт бирелгән җиргә – музей алдына кайттылар. Мәдәният бүлеге начальнигы Зөлфәт Сәгъдиев велотурга йомгак ясап барлык катнашучыларга ихлас күңелдән рәхмәт әйтте. "Велотурда катнашып күңел көрлеге, позитив эмоция һәм энергия алдык, оештыручыларга бик зур рәхмәт",- ди район лицее укытучысы Роза Исхакова. Район хастаханәсенең хирург – травматологы Раджеш Сингх Кумар да велосипед спортының сәламәтлек өчен бик файдалы булуы турында сөйләде. Варикозлы кан тамырлары киңәю белән газапланучыларга бу төр спорт бигрәк тә урынлы икән. Гомумән, велоспорт белән шөгыльләнү бөтен төр яшьтәгеләр өчен бик кулай. Кайберәүләр, хәтта, өйдә дә вело тренажер юнәтеп системалы төстә шөгыльләнәләр. Рәсемдә: берничә секундтан старт биреләчәк. Автор фотосы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100