news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә тәүлек саен һәр сыердан уртача 16,6 килограмм сөт савып алына

Көн саен тулаем 75,3 тонна сөт савыла.

(Чүпрәле, 24 август, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы хуҗалыкларындагы товарлыклы – сөтчелек фермаларда тәүлек саен һәр сыердан уртача 16,6 килограмм сөт җитештерелә, дип яза район газетасы.

Көн саен тулаем 75,3 тонна сөт савыла. Бу күрсәткеч үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тонна чамасы артыграк. "Цильна" җәмгыяте, "П.В. Дементьев исемендәге" агрофирманың Яңа Уби, Саплык, Кече Уби, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Түбән Каракитә, Яңа Кәкерле, Иске Кәкерле, Шланга, Яңа Элмәле, Городище һәм Татар Бизнәсе филиалларында да үткән елга караганда сөт җитештерүне яхшырттылар.

Җәйге лагерь чоры тәмамланырга да күп вакыт калмады. Сөт терлекләрен җылы һәм төзек биналарда кышлату максатыннан ремонт эшләрен дә тәмамларга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100