news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә сугыш ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды

Бүгенге көндә районда ике  Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Чүпрәледә сугыш ветераннарына  азык-төлек җыелмалары тапшырылды
http://chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 28 апрель, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Шушы көннәрдә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чүпрәле районы Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Бүгенге көндә районда ике  Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсе Әнвәр Фәхретдинов Иске Шәйморза авылында яши. Шулай ук бердәнбер хатын-кыз-ветеран Валентина Калачева Уби авылында гомер кичерә.

Бүләкләр «МНКТ» ҖЧҖ идарәче директоры Тимур Шәймиев исеменнән тапшырылды. «МНКТ» җәмгыяте вәкиле Ирина Иванова сүзләренчә, алар өченче ел Җиңү көне алдыннан бүләкләр тапшыралар икән.

«Беренче елда без бу проектны нәкъ менә Чүпрәле районыннан башладык. Бу 2019 елда иде. Узган ел пандемия булу сәбәпле, бүләкләрне районнарга җибәрдек кенә. Быел исә хөрмәтле өлкәннәребезнең барысын да шәхсән үзебез котларга булдык. 15 апрельдән барлык районнарны йөреп чыга башладык, республика буенча 9 майга кадәр шундый 600дән артык бүләк биреләчәк», — диде ул.

«МНКТ» ҖЧҖ идарәче директоры Тимур Шәймиев исеменнән бүләкләрне Бөек Ватан сугышы ветераннары гына түгел, ә элеккеге концлагерь тоткыннары, Ленинград блокадасы тоткыннары, сугыш инвалидлары да алачак.

Ветераннарга бүләкләр «Кайгырту» үзәге мөдире Илгизәр Вафин һәм авыл җирлекләре башлыклары белән бергә тапшырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100