news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә студентлар очрашуы узды

Студентлар белән очрашуның максаты - киләчәктә районга югары белемле белгечләрне кайтару.

(Чүпрәле, 8 февраль, “Татар-информ”, “Туган як”, Гөлия Фәизова). Кышкы сессияләрдән соң, студентлар белән очрашу Чүпрәле районда традициягә әйләнде. Аның агымдагысы 2017-Яшьләр елы кысаларында узды. Район мәктәпләрен төрле елларда тәмамлап, бүгенге көндә илебезнең төрле югары уку йортларында белем алучы яшьләребез бердәм булып мәдәният йортына җыелды, дип яза районның "Туган як" газетасы

Студентлар белән очрашуның максаты - киләчәктә районга үз белгечләребезне кайтару. Район җитәкчелеге дә, оешма, учреждениеләрдә киләчәктә нәкъ менә шушы туфракта туып, үскән, шушы җирлекне яратып, аны социаль-икътисадый яктан үстерү юнәлешендә үз кешеләребезне күрергә тели. Район күләмендә моның өчен ел саен башкарылган күп кенә эшләр дә уңайлыклар тудыруга юнәлдерелгән. Моңа нигезләмә булып, кичәдә 2016 ел тарихына багышланган видеослайд күрсәтелде.

Район башлыгы Александр Шадриков та кичәдә студентларны сәламләп, Чүпрәленең алдагы киләчәге нәкъ менә яшьләребез кулында булуын әйтеп үтте.

-Ватанны ярату, патриотизм турында күп сөйлибез. Ә тормышта аны ничек дәлилләргә? Туган җиреңдә хезмәт башкару, аның кешеләрен ярату, шунда яшәү -  кече Ватанга карата булган мәхәббәтнең чагылышы. Сезнең үрнәктә шушы сыйфатларны күрәсе килә. Сездәй максатчан яшьләребезгә карап, Чүпрәленең киләчәктә перспективасы булына ышанам,-диде Александр Шадриков.

Кичәдә студентларның үзләренә дә сүз бирелде. Әле үткән ел гына мәктәпне тәмамлап, бүген инде студент тормышын чын мәгънәсендә татыган Адель Загреев белем биргән укытучыларына хөрмәтен белдерде, уку барышы турында сөйләде. Ә менә Иске Чүпрәле күп профильле лицейның педагог-оештыручысы Рәисмә Сабитова районга эшкә кайтуына үкенмәвен белдерде, киресенчә, аның каршында биредә бөтен мөмкинлекләр ачылуын ассызыклады.

Студентлар өчен тантаналы өлештән соң, оешма-предпрятие җитәкчеләре белән шәхсән очрашып, сораулар бирү мөмкинлеге дә туды. Һәркайсы үз юнәлеше буенча модульле төркемнәргә бүленде. Соңыннан исә студентлар Казаннан килгән кунаклар катнашында ял итте, дискотека оештырылды, диелә район хәбәрендә. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100