news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә спорт мәйданчыклары ачылды

Бүгенгә район авылларында 22 спорт мәйданчыгы бар.

Чүпрәледә спорт мәйданчыклары ачылды
chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 13 август, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Физкультурачылар көненә багышланган тантанадан соң Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров әлеге авыл җирлекләрендә сафка баскан универсаль спорт мәйданчыкларын ачуда катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тантанага балалар һәм яшүсмерләрдән тыш, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да килгән иде. Вакыйганың шатлыклы булуы күз алдында, аларның һәркайсы үз баласының, оныгының сәламәт үсүен тели. Ә мондый спорт мәйданчыкларының сәламәт яшәү рәвешенә уңай йогынты ясауларына өмет бик зурдан.

Бүгенгә район авылларында 22 спорт мәйданчыгы бар. Бу - малай-кызларга спортны үз итү һәм моның белән сәламәт булу, күңел күтәренкелеге алуга ишарә.

Район башлыгы Марат Гафаров авыл яшьләрен һәм аларның әти-әниләрен күптән көтелгән спорт мәйданчыклары ачылу уңаеннан җылы тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Авыл җирлекләре башлыклары Рәмис Низаметдинов һәм Сергей Салифанов әлеге бүләк өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100